Апаслылар Рәсәйкүләм мөселман Сабан туенда уңышлы чыгыш ясады
Балтач районының Борбаш авылында узган Рәсәйкүләм XIX Мөселман Сабан туенда районыбыз вәкилләре төрле милли ярышларда катнашып, лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Олы ир-атлар (хәзрәтләр) арасында узган йөгерү бәйгесендә Апас данын 14 яшьлек Салават Исмагилов һәм 12 яшьлек Рөстәм Латыпов яклады. 20дән артык катнашучы арасында Салават алтынчы, ә Рөстәм сигезенче урынны яулады.
Ир-атлар арасында узган капчык сугышы ярышында Рәис хәзрәт алтынчы нәтиҗә күрсәтте.
Апаслыларның иң югары уңышына 14 яшьлек Ислам Бәдретдинов иреште. Ул 55 килограммнан югары үлчәү авырлыгында кул көрәше буенча көч сынашты. Бер-бер артлы көндәшләрен җиңеп барган яшь спортчыга призлы урынга күтәрелергә аз гына җитмәде. Нәтиҗәдә, Ислам дүртенче урынны алды.
Районыбыз вәкилләренең Рәсәйкүләм дәрәҗәдәге бәйгедә беренче катнашулары өчен бу - бик лаеклы нәтиҗә. Егетләргә киләчәктә дә яңадан-яңа уңышлар һәм җиңүләр телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев