Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Апасның Үзәк ял паркында кичке концертлар дәвам итә

Һәр атнаның чәршәмбесендә хезмәт коллективлары чыгыш ясый. Әлеге чара “Татарстанда – җәй” проекты кысаларында оештырыла.

(9 июль, “Апастово-информ”).


Чираттагы сәхнә хуҗалары районның китапханәчеләре һәм музей хезмәткәрләре иде. Алар ныклап әзерләнгәннәр һәм ял киченә тулы коллектив белән килгәннәр, лаеклы ялда булган хезмәттәшләрен дә чакырганнар.


Музей хезмәткәрләре чыгышлары аша тарихны барлау, эшләрендәге халык күзенә күренми торган нечкәлекләрне чагылдырырга тырышты. Һөнәри осталыклары белән бергә сәхнә сәләтләрен дә исбатлады. Кече Ватаныбызга булган мәхәббәтне нәфис сүзләре аша җиткерде, җыр-моңнары аша мәхәббәт иленә чакырды. Дәртле биюләре күңелләрне җилкендерде. 


Районның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы коллективы әдәби-музыкаль кичәне “Тормыш китабы” дип атаган. Ватанны саклау, хезмәт фидакарьлеге, әти-әнигә хөрмәт, милләтләр дуслыгы темасы шигырьләргә, җырларга, биюләргә салынган. Һәр чыгышлары махсус хәрби операциядәге, Ил сагындагы егетләргә сәлам булып яңгырады. Алар өлкән хезмәттәшләрен, туган көннәрен билгеләп узучыларны да хөрмәтләргә онытмады. 
Районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев концертларның район башлыгы тәкъдиме белән башланып китүен һәм җәй буе дәвам итәчәген белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев