Апасның Үзәк ял паркында өмә узды
Районда чисталык икеайлыгы бара.
(13 апрель, “Апастово-информ”).
Районның Үзәк ял паркында зур өмә оештырылды. Әлеге эшкә “Апастово-информ” коллективы да өлеш кертте.
“Өмәгә оешмалар чыкты. Алар Яр буена, Апас урамнарына бүленгән. Барлык оешма да катнаша. 27 оешма өлеш кертә”, - диде Апас шәһәр тибындагы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина.
Ул шулай ук оешмалар, хуҗалыклар арасында иң активларны, чисталык-пөхтәлек, матурлык тудыруда үрнәк булучыларны көзгә билгеләп үтәчәкне дә белдерде.
“Апастово-информ” коллективы үзәк парктагы өмәдән соң, үзенә беркетелгән Яшьләр урамын да чүп-чарлардан арындырды. Биредә кар астыннан чыккан чүпләр җыелды, бина тирә-юне тырмаланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев