Апаста 2 айда 9 салмыш шофер очраган
Район тормышы

Апаста 2 айда 9 салмыш шофер очраган

Апаста юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

(6 март, “Апастово-информ”).


Биредә юллардагы куркынычсызлыкны тәэмин итүнең төп проблемалары, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау, куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча башкарылган һәм башкарылачак эшләр хакында чыгышлар яңгырады. 

Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин сүзләренчә, 2 айда 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 2 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Узган ел бу чарда 3 юл һәлакәте булган. Аларда 1 кеше үлгән, 6 кеше тән җәрәхәтләре алган. 
Район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов җитәкчелегендә барган утырышта җаваплы җитәкче-белгечләр, авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары катнашты. Кисәтү эшләрен көчәйтү, юлларда иминлекне тәэмин итү бурычы куелды.


Нет комментариев