Яңа төзелгән балалар бакчасы 80 урынга исәпләнгән.
(8 сентябрь, “Апастово-информ”).
Балалар бакчасы тантаналы шартларда кулланышка ташырылды. Ачылу тантанасында район башлыгы Айрат Җиһаншин, Россия Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин катнашып, “Әкият”тә һәрчак шатлыклы авазлар гына яңгырап торуын теләделәр. Төзелеш эшләрен алып барган оешмаларга да рәхмәт сүзләре яңгырады.
- Яңа балалар бакчасын ачу аеруча истәлекле вакыйга. Бу истәлек мәңгегә саклансын. Алда иң бәхетле чакларыгыз гына булсын. Сәламәт булыгыз, уңышлар телим. Әти-әниләргә зур рәхмәт, - диде район башлыгы.
Апас үзәгендә урнашкан ике катлы “Әкият” балалар бакчасының гомуми мәйданы 1981,6 квадрат метрны тәшкил итә. Ул 80 балага исәпләнгән. Бина ерактан ук үзенә игътибарны җәлеп итеп, әллә кайдан матур, мәһабәт булып күренеп тора. Балалар бакчасында уен һәм йокы, логопед, өстәмә шөгыльләр, түгәрәкләр өчен махсус бүлмәләр, музыка һәм физкультура заллары, азык-төлек блогы урын алган.
Биредә барысы да куркынычсызлык таләпләренә тулысынча туры китерелеп эшләнгән. Диварлар ачык төсләргә буялган. Якты бүлмәләр, иркен коридордлар, заманча ясалган зәвыклы, уңайлы җиһазлар - барысы да күз явын алырлык. Бинаның тирә-юне дә төзекләндерелгән, койма белән әйләндереп алынган, яшеллеккә, аллы-гөлле чәчәкләр күмелгән. Ишегалдында тротуарлар, керү һәм чыгу юллары, мөмкинлекләре чикле балалар өчен дә уңайлылыклар булдырылган.
“Балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары төзелгән. Балалар бакчасында барлыгы 4 төркем эшли. Биредә нәниләрнең интеллектуаль үсеше, сәламәтлеген саклау һәм ныгыту өчен барлык шартлар да тудырылган. Сабыйлар өчен бар яктан да үсеш мохите булдырылган. Өстәмә шөгыльләр өчен махсус бүлмәләр дә бар. Төркемнәрдә интерактив такталар урнаштырылган”- дип таныштырды “Әкият” балалар бакчасы мөдире Гүзәлия Гәрәева.
Бакча ачылышына балалар матур чыгышлар әзерләгәннәр. Якты, иркен, заманча бүлмәләрдә, яңа җиһазлар, яңа уенчыклар каршы алуына сөенеп бетә алмыйлар. Сабыйларының сөенечен әти-әниләр дә уртаклашып, заманча шартлар тудырган, яңа бакчалы иткән җитәкчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерделәр. Яңа бина балалар бакчасы хезмәткәрләрен дә рухландырган. Тәрбиячеләр яңа бинада нәни балаларны сөенеп каршы алдылар.
Нет комментариев