Апаста чисталык өмәләре дәвам итә
Карлар эрү белән урамда чүп-чарлар пәйда була.
(10 апрель, “Апастово-информ”).
Баш калкыткан чүпләрне вакытында җыеп, урамнарны, бина тирәләрен җыештырып кую мөһим. Чисталык икеайлыгы кысаларында хезмәт коллективлары, җирлекләр язгы өмәләргә чыга. Һәр оешма бина тирәләре белән беррәттән, үзенә беркетелгән урамның да чисталыгы өчен җавап бирә.
Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре дә өмә оештырды.
“Китап укучылар килгәндә тирә-юнебез чиста булсын. Карларны да тараттык, чүп-чарларны да җыйдык”, - диләр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев