Апаста чисталык өмәләре уза
Район тормышы

Апаста чисталык өмәләре уза

Районда 1 апрельдән әйләнә-тирәне чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү икеайлыгы башланып китте. Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк.

(8 апрель, “Апастово-информ”).


Апаста хезмәт коллективлары үз биналарының тирә-юнен кар-боздан һәм кышын тупланган чүп-чардан чистартып, төзекләндерү эшләрен башладылар. Шулай ук үз оешмаларына беркетелгән урамнарга да чыгып, чүп-чардан арындырдылар. 
Чисталык өмәләренә барлык оешмалар да кушылды.


Нет комментариев