Апаста чыгарылыш кичәсе узды
Район тормышы

Апаста чыгарылыш кичәсе узды

Чыгарылыш класс укучылары туган мәктәпләре, яраткан укытучылары белән саубуллашты.

(26 июнь, “Апастово-информ”). 

Районның барлык чыгарылыш сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәсе узды. Быел 175 укучы - 9нчы сыйныфны, ә 56 укучы 11нче сыйныфны тәмамлады.

Укучыларны район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов тәбрик итеп, киләчәктә уңышлар теләде. 

- Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары! Бүген сезнең өчен яңа тормыш юлы башлана. Мәктәптә алган белемегез һәм тәрбиягез сезгә һәрвакыт ярдәм итәчәк. Киләчәктә югары уңышлар, һөнәри осталык һәм максатларыгызга ирешүегезне телим, - диде ул. 

17 укучы “Укудагы аерым уңышлары өчен” медаленә ия булды. 23 укучы бердәм дәүләт имтиханнарын югары балларга тапшырган.


Нет комментариев