Апаста дүртенче һәм аннан да соң баласы туган гаиләләргә 200 мең сумлык акчалата сертификат тапшырыла
Район башлыгы Айрат Җиһаншин тәкъдиме белән гамәлгә кертелгән әлеге 200 мең сум күләмендәге акчалата ярдәм 2026нчы ел башыннан районда даими яшәүче, дүртенче һәм аннан да соң баласы туган гаиләләргә бирелә.
(14 май, “Апастово-информ”).
Районда әлеге түләүгә беренчеләрдән булып Апаста яшәүче Марсель һәм Алинә Мифтаховлар гаиләсе ия булды. Сертификатны Мифтаховлар гаиләсенә район башлыгы Айрат Җиһаншин тапшырды. Районның ЗАГС бүлегендә Халыкара гаилә көне уңаеннан тәбрикләү чарасы узды.
“Күп балалы гаилә булу – зур бәхет. Балалар туу – район өчен дә шатлыклы вакыйга. Һәр яңа дөньяга аваз салган сабый – районның зур киләчәге. Без үз чиратыбызда күп балалы гаиләләргә ярдәм итәргә тырышабыз. Районда балалар өчен уңайлылыклар арта. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, спорт объектларында заманча шартлар тудырыла. Гаиләгезгә бәхет телим. Сәламәт булыгыз, балаларыгызны исән-имин, тигезлектә үстерегез. Балалар гаиләгезнең, районыбызның һәм республикабызның горурлыгы булсыннар”, - дип изге теләкләрен юллады район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Сөенечле мизгелләр кичергән Марсель һәм Алинә Мифтаховлар район җитәкчелегенә ихлас рәхмәт сүзләрен белдерделәр.
“Район җитәкчелегенең кайгыртуын тою - зур шатлык. Бик сөендек. Гаиләбез ишәйде. Мәрьямыбыз гаиләбезне тагын да җанландырды, бәхетле итте. Балаларыбыз исән-сау, тәүфикълы булып үссеннәр. Киләчәктә дә терәгебез, олы горурлыгыбыз булсыннар”, - диде яшь әни Алинә Мифтахова.
Мифтаховлар гаиләсендә ике ай элек дүртенче балалары нәни Мәрьям дөньяга килгән. Олы кызлары Диләрә Апас мәктәбендә, 6 сыйныфта укый, икенче кызлары Камилә 3 сыйныфта белем ала, өченче уллары Раян “Кояшкай” балалар бакчасына йөри. Гаилә үз йортлары белән Апаста гомер кичерә.
Мифтаховлар тырышлыклары белән дә үрнәк булып торалар. Мал-туар асрыйлар, яшелчә, җиләк-җимешләр үстерәләр. Гаилә башлыгы, Танай-Турай авылы егете Марсель торак-коммуналь хуҗалыгында хезмәт итә. Әни кеше, Түбән Барыш авылы кызы Алинә исә хатын-кызларга матурлык өләшә. Алар хезмәт сөючән, һәркемгә ярдәм итәргә ашыгып торучы әти-әниләренең дә лаеклы дәвамчылары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев