Район мәдәният йортында Хезмәт һәм фидакарьлек фестивале узды.
(9 сентябрь, “Апастово-информ”).
Фестивальнең оештырылуы
Фестиваль Татарстанда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында оештырылды.
Тантанада катнашучылар
Тантаналы чарада район башлыгы Айрат Җиһаншин, Рәсәй Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, “Ак Барс” Банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның гаиләләре, хезмәт ветераннары, хезмәт коллективлары һәм династияләре вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, хәйриячеләр һәм волонтерлар катнашты.
Район башлыгы Айрат Җиһаншинның чыгышы
Район башлыгы Айрат Җиһаншин җылы сәламләп, Апасның тырыш халкын иң зур байлык булуын әйтте.
- Үзенең көндәлек хезмәте белән район үсеше өчен лаеклы өлеш кертүче райондашларга рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Махсус хәрби операциядә үз бурычларын намус белән башкаручы егетләрне билгеләп үтәсем килә. Бүгенге көндә районыбызда яңа җитештерү предприятиеләре ачыла. Апас сөт комбинаты, ФосАгро, Кошчылык фабрикасы актив эшли. Кырларда икмәк үстерүче, авыл хуҗалыгы продукцияләрен җитештерүче авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең дә көндәлек хезмәте хөрмәткә лаек. Барлык хезмәт кешеләренә сәламәтлек, уңышлар телим. Аеруча район үсешенә нигез салучы хезмәт ветераннарына хөрмәтем чиксез. Безнең уңышлар – тырыш кешеләребез. Рәхмәт сезгә, - диде район башлыгы.
Россия Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин чыгышы
Россия Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин Апас районы халкының бердәмлеген, хезмәт сөючәнлеген, мактаулы эшләрен билгеләп узды. Фидакарь хезмәт ияләренә олы хөрмәт белдерде.
Фестивальнең максаты һәм бүләкләү тантанасы
Фестивальнең төп максаты - намуслы хезмәтләре белән район, республика һәм ил үсешенә өлеш керткән район халкын хөрмәтләү иде. Тантана барышында районның төрле тармакларда эшләүче, исемнәре Татарстан Республикасының электрон Мактау тактасына кертелгән хезмәт ияләренә таныклыклар тапшырылды.
Татарстан электрон Мактау тактасына 15 меңгә якын иң тырыш һәм уңган хезмәткәрләрен мактауга тәкъдим ителде, безнең районнан 69 кеше әлеге электрон тактада урын алды.
Тантана барышында район Мактау тактасында урын алган хезмәткәрләр, белгечләр дә сәхнә түренә чакырылып, хөрмәтләнде.
Концерт программасы
Бәйрәм җыр-моңнар белән үрелеп барды. Республиканың танылган эстрада йолдызлары Зәринә Хәсәншина һәм Илназар моңлы җырларын бүләк итте. Район мәдәният хезмәткәрләренең чыгышлары да мактаулы хезмәт ияләренә бәйрәм бүләге буларак яңгырады. Хезмәт коллективлары да үзләренең җыр-моңга осталыгын күрсәтте. Апасның төгәл, җитди хезмәт ияләре - үзәкләштерелгән исәп-хисап оешмасы, территориаль казначылык бүлеге кызлары җырлары белән сокландырды.
Күргәзмәләр
Мәдәният йорты фойесында районның тырыш, уңган-булган халкының хезмәтен, осталыгын һәм казанышларын чагылдырган күргәзмәләр урын алды. Һәр оешманың үткәне һәм бүгенгесе чагылдырылган, хезмәт ветераннары барланган.
Нет комментариев