Апаста һава-десант гаскәрләре көне билгеләп үтелде
Район тормышы

Апаста һава-десант гаскәрләре көне билгеләп үтелде

Десантчылар хөрмәтенә салынган һәйкәл янәшәсенә зәңгәр беретлы райондашларыбыз җыелды.

Гаиләләре, балалары, оныклары белән килүчеләр дә булды.
Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган яисә тыныч тормышта вафат булган десантчылар искә алынды, һәйкәлгә чәчәкләр салынды.
Десантчыларны район Советының аппарат җитәкчесе Булат Гатиятуллин, хәрби комиссариат вәкиле Илсур Гатиятуллин тәбрик итте.
Десантчылар митинг беткәч, вакытсыз арабыздан киткән хәрби хезмәттәшләре Тәлгать Садыйковның каберенә барды, чәчәкләр салды.


Нет комментариев