3 июль көнне Апасның Үзәк ял паркында Яшьләр көне билгеләп үтелә. Башлана – 18.00 сәгатьтә.
Программада гаилә коручы яшьләрне, актив яшьләрне бүләкләү, тәбрикләүләр каралган. Шулай ук Гаилә фестивале булачак. Ул үз эченә ползункида йөгерүне, коляскалар парадын, игезәкләр парадын ала.
Концерт программасы, спорт уеннары - бар да бәйрәмгә килүчеләр өчен. Шулай ук түләүсез лотерея булачак.
Әлеге чара “Татарстанда – җәй” проекты кысаларында уза.
0+
Нет комментариев