Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста “Кызыл канәфер” акциясе башланды

Апаста “Кызыл канәфер” хәйрия акциясе старт алды.

Ел саен үткәрелә торган әлеге чара 10нчы апрельдән башлана. Бу битараф булмаган меңләгән кешеләрне берләштерүче мөһим традиция. 
Әлеге уңайдан Апас “Алга” клубында махсус чара узды. Волонтерлар, җитәкчеләр һәм битараф булмаган райондашларыбыз әлеге игелекле акциягә кушылды. 

2026нчы елның 10нчы апрелендә бөтен Россия буенча ел саен үткәрелә торган “Кызыл канәфер” Бөтенроссия ветераннарга ярдәм акциясе старт ала. Бу - битараф булмаган меңләгән кешеләрне берләштерүче мөһим традиция. Инде унберенче тапкыр “Буыннар хәтере” хәйрия фонды әлеге акцияне уздыра, һәм безнең һәрберебез аның бер өлеше була ала.


10нчы апрельдән 22нче июньгә кадәр барыбызның да илебезне саклаучыларга ярдәм итү мөмкинлегебез бар. “Кызыл канәфер” билгесен сатып алып, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга - ишетү аппаратлары, протезлар, тернәкләнү һәм башка кирәкле медицина ярдәме алырга булышып була.


“Кызыл канәфер” акциясенә бердәм булып кушылыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев