Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста Ленинград камалышы шаһиты Галия апа Гыйззәтуллина бәйрәм котлаулары кабул итте

Ленинград камалышының тере шаһиты Галия апа Гыйззәтуллина Бөек Җиңү көне уңаеннан, Татарстан Республикасы Рәисе, район башлыгы, нефть компаниясе исеменнән күчтәнәчләр алды.

(28 апрель, “Апастово-информ”). 

Тутайда яшәүче Галия апа Гыйззәтуллина Ленинград камалышта калган вакытта нибары 4 яшьлек була. Балачакның күңелсез хатирәләре гомер буе күңелендә яши. 

Галия апа Гыйззәтуллинаны бәйрәм белән котларга район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов һәм Тутай авыл җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова килде. Алар Галия апаның хәлләрен сорашты, район яңалыклары белән таныштырып, күчтәнәчләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев