Апаста мәдәният хезмәткәрләре гуманитар ярдәм чараларына кушылды
Район тормышы

Апаста мәдәният хезмәткәрләре гуманитар ярдәм чараларына кушылды

Районның мәдәният хезмәткәрләре «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” проекты кысаларында, махсус хәрби операциядәге егетләр өчен гуманитар ярдәм әзерләде.

(17 апрель, “Апастово-информ”). 


Районның музей хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр кирәк-яраклар җыеп, аны гуманитар ярдәм җыю үзәгенә тапшырдылар. 


“Без озак саклана торган азык-төлекләр, киемнәр алдык. Коллективыбыз кечкенә генә булса да, ярдәм итүне бурычыбыз дип санадык”, - ди район туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Лилия Нәбиуллина. 


Китапханәчеләр һәрдаим ярдәм чараларына кушыла. Алар сакланучы беләзекләр дә үрәләр. 
“Бу юлы көнкүреш кирәк-яраклары, генератор, пычкы, көрәкләр  алдык. Барысы да егетләр ихтыяҗын күздә тотып тупланды”, - ди китапханәләр системасы җитәкчесе Гөлчәчәк Ахманова.


Нет комментариев