Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның якыннары орден-медальләр алды

9 Май – Бөек Җиңү көне, Россиядә Халыклар бердәмлеге елы, Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы уңаеннан районда махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтләнде, батырларча һәлак булучыларның якыннарына орден-медальләр тапшырылды.


(8 май, “Апастово-информ”
Бу чарада район башлыгы Айрат Җиһаншин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев, “Апас” якташлык җәмгыяте вәкилләре катнашты. 

Махсус хәрби операция вакытында батырларча һәлак булган Апастан Абдуллин Рөстәм Рим улының Батырлык ордены әнисе Зәмирә Абдуллинага, Кече Болгаердан Закиров Илнур Рәүф улының Батырлык ордены әти-әнисе Рәүф һәм Зәйтүнә Закировларга, Урта Балтайдан Гайнетдинов Марат Айрат улының Батырлык ордены әти-әнисе Айрат һәм Гөлүсә Гайнетдиновларга, Апастан Кашаев Фәрид Нигъмәтулла улының Батырлык ордены әнисе Фәния Кашаевага тапшырылды.
Апастан батырлык үрнәге булган Мамыкин Алексей Геннадьевичның “Батырлык өчен” медален улы Артур алды.
Чурибураш авылы егете Ранис Ромил улы Тимергалиевка шулай ук Батырлык ордены тапшырылды. Ул махсус хәрби операция зонасында тирән яралар алган.  
Батырларның исеме мәңге райондашлар күңелендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев