Апаста “Милли аш-сулар” проекты дәвам итә
Апас мөслимәләр берлеге шәхси эшмәкәр Лилия Зәйнуллина белән берлектә “Милли аш-сулар” проектын алып бара.
(25 май, “Апастово-информ”).
Укучылар икенче тапкыр үзәк ресторанга килде. Биредә Ислам дине буенча мәгълүматлар алдылар, әдәп-әхлак кагыйдәләрен өйрәнделәр һәм пешекчеләр ярдәмендә роллы ясап карадылар. Эш барышында гаилә кыйммәтләре турында сөйләштеләр, бер-берсен хөрмәт итү кагыйдәләренә тукталдылар. Чисталык турында да онытмадылар.
“Кызлар – булачак хуҗабикәләр. Алар әдәпле, тәрбияле һәм уңган да булырга тиеш. Кызлар тырышып-тырышып роллы ясадылар. Соңыннан алар белән үзләре үк сыйландылар. Үз куллары белән ясагач, бигрәк тәмле булды ул! Кызык, мавыктыргыч, бик файдалы да очрашу булды бу”, - ди район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Гөлүсә Миңнебаева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев