Апаста милли проект нигезендә каратэ секциясе эшли
Үсеп килүче буынның һәрьяклап үсешенә юнәлдерелгән «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында, районда каратэ киокусинкай секциясе эшли. Бу инициатива спорт тәрбиясен, рухи үсешне һәм район яшьләрендә көчле характер формалаштыруны берләштерә.
Балалар атнага өч тапкыр «Апас» спорт комплексына киләләр. Биредә күнегүләр өчен бөтен шартлар да тудырылган.
Яңа секциядә гадәти булмаган тренерлар составы эшли. Дәресләрне Биеш авылындагы Иоанн-Предтечи храмы атакае Сергий Грязнов һәм каратэ буенча кара пояс иясе Сергей Губанов үткәрә.
"Каратэда, рухи тормыштагы кебек үк, тәртип, өлкәннәргә хөрмәт, үз-үзеңне контрольдә тоту мөһим. Без балаларны сугыш техникасына гына түгел, үз көчләребезгә дөрес карарга, үз гамәлләребез өчен җаваплылыкка да өйрәтәбез", - Сергий Грязнов.
Тренировкалар программасы балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләнгән һәм гомуми физик әзерлекне, махсус физик әзерлекне, кул һәм аяк белән сугуны, акробатика элементлары белән саклануны, сузуны һәм хәрәкәтчән уеннарны үз эченә ала.
«Яшьләр һәм балалар» милли проекты төрле яшьтәге балаларның физиологик һәм психологик үзенчәлекләрен исәпкә алган спорт әзерлеге методикаларына аерым игътибар бирә. Без күнегүләр программасын һәр бала өчен куркынычсыз һәм нәтиҗәле булырлык итеп җайлаштырдык"- дип Сергей Губанов.
Каратэ дәресләре балада физик күнекмәләрне генә үстереп калмыйча, характерны, социаль күнекмәләрне формалаштыра һәм сәламәтлекне ныгыта. Бу «Яшьләр һәм балалар»милли проектының нигезендә яткан шәхес үсешенә комплекслы якын килүгә тулысынча туры килә.
«Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында Апаста каратэ секциясен алга таба үстерү планлаштырыла. Киләсе елда район ярышларын оештыру, шулай ук иң уңышлы укучыларның республика һәм бөтенроссия турнирларында катнашу мөмкинлеген тәэмин итү күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев