Апаста мөслимәләр берлегенең яңа җитәкчесе тәкъдим ителде
Апасның “Җәмигъ” мәчетендә район абыстайларының җыелышы узды.
(9 апрель, “Апастово-информ”).
Иртәнге сәгатьләрдә үк абыстайлар бердәм булып очрашуга килде. Очрашуның төп сәбәбе – танышу, аралашу, яңа планнар кору иде. Мәҗлестә район мөхтәсибе Рәис Нигъмәтҗанов һәм өлкән хәзрәт Мирхәт Җамалиев та катнашты.
Рәис хәзрәт Коръән сурәләре, аятьләр укып мәҗлесне башлап җибәргәннән соң, бүгенге көндә Апас районы мөслимәләр берлеге җитәкчесе вазифасын башкаручы Гөлүсә Миңнебаевага сүз бирде.
Абыстайлар бу көнне мөслимәләр берлегенең яңа җитәкчесе белән танышты.
Гөлүсә Миңнебаева Борнаш авылында туып-үскән. Хәзерге вакытта Каратунда яши. Дини белемле. Казан Ислам университетын тәмамлаган.
Вәгазьләрдән соң фикер алышулар булды. Дания абыстай Мирхәт хәзрәткә рәхмәтләрен ирештереп, яңа җитәкчелеккә уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев