Рәшит Шәйхиев истәлегенә узган көрәш ярышларының баш батыры билгеле булды
Район тормышы

Рәшит Шәйхиев истәлегенә узган көрәш ярышларының баш батыры билгеле булды

Апас аграр көллияте базасында Татарстанның атказанган укытучысы Рәшит Шәйхиев истәлегенә көрәш ярышлары узды.

(15 май, “Апастово-информ”).


Ярышлар ачык һавада оештырылды. Келәмдә Апас, Буа һәм Кайбыч районнарыннан яшь көрәшчеләр бил алышты. Җиңүчеләр төрле үлчәү категорияләрендә билгеләнде. Аларга Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды. Шулай ук яшь көрәшчеләр төрле номинацияләр буенча да билгеләп үтелде.
Көрәшнең баш батыры булып Апас аграр көллияте студенты Камил Зыятдинов танылды. Аңа төп бүләк - тәкә тапшырылды.


Нет комментариев