Апаста Республиканың “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре чисталык рейдлары уздырды
Район тормышы

Апаста Республиканың “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре чисталык рейдлары уздырды

Төп игътибар торак пунктларының чисталыгына юнәлтелде.

(6 май, “Апастово-информ”).


Районда чисталык икеайлыгы дәвам итә. Чисталык өмәләре оештырыла. Тирә-юньне төзекләндерүгә һәм пөхтәләүгә һәркем үз өлешен кертергә тырыша. Чисталык икеайлыгы кысаларында республиканың “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсенең экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә Апаска килеп, чисталык рейды уздырдылар.  Биредә Республиканың “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе Казан шәһәре территориаль идарәсенең юл хуҗалыгы объектларын мониторинглау һәм анализлау бүлегенең әйдәп белгече Надежда Куликова, Буа бүлеге җитәкчесе Сиринә Мурзакова, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсенең экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлеге белгече Лилия Габдулхакова катнашты. 


“Максатыбыз - төзелеш чүп-чарын, каты көнкүреш калдыкларын рөхсәтсез ташлау очракларын ачыклау һәм кисәтү. Шулай ук чисталык икеайлыгы кысаларында профилактика чаралары да үткәрәбез”, - дип белдерде Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе Казан шәһәре территориаль идарәсенең юл хуҗалыгы объектларын мониторинглау һәм анализлау бүлегенең әйдәп белгече Надежда Куликова.


Ул шулай ук Апаста чистарту эшләре оешкан төстә баруын, чүп-чарның вакытында алып кителүен, чүп контейнерлары мәйданчыкларының тәртиптә булуын билгеләп узды.

 


Нет комментариев