Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста социаль хезмәткәрләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды

Өлкәннәрне, физик мөмкинлеге чикләнгән райондашларны, аз тәэмин ителгән гаиләләрне, авыр хәлдә калучыларны кайгырту буенча җаваплы һәм бик тә кирәкле эш башкаручы социаль хезмәткәрләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды.

Игелекле, мәрхәмәтле күңелле хезмәткәрләр өчен район мәдәният йортында бәйрәм кичәсе оештырылды. 

Социаль хезмәткәрләрне район башлыгы Айрат Җиһаншин тәбрик итте һәм хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

-Хөрмәтле социаль хезмәткәрләр, хезмәт ветераннары, сезне бәйрәм белән котлыйм. Сезнең хезмәт күңел җылысы, олы йөрәк таләп итә. Сез кеше борчуларын үз йөрәгегез аша үткәреп ярдәм итәсез. Хезмәтегез өчен рәхмәт. Сез - безнең илебезнең нигезе. Уңышлар сезгә, - диде ул. 

Районның халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина исеменә бик күп матур сүзләр яңгырады. Хөрмәтле җитәкчене зурлап лаеклы ялга озаттылар, барлык социаль хезмәткәрләр аягүрә басып алкышларга, чәчәкләргә күмде үзен. Район башлыгы Айрат Җиһаншин да күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт әйтеп, чәчәк бәйләме тапшырды. 

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә нәтиҗәле хезмәт куйган, зур уңышларга ирешкән хезмәткәрләр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының, район башлыгының, район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатларына, Мактау Грамоталарына ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев