Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста спорт сөюче оешмалар бүләкләнде

Дүшәмбе киңәшмәсендә район оешмалары арасында барган спартакиадага йомгак ясалды.

Апас районында эшләп килүче оешмалар арасында спартакиада февраль аеннан башланып декабрьгә кадәр дәвам итте.


“Спартакиада районда урнашкан барлык спорт объектларында, 15 спорт төре буенча узды. Барлыгы 27 оешма катнашты. Һәр спорт төре буенча оешмаларга баллар куела барды”, - дип таныштырды районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин.


Җиңүчеләргә район башлыгы Айрат Җиһаншин Дипломнар һәм Сертификат тапшырды. Җиңүче командага Кубок бүләк ителде.
“Районда спорт объектлары эшләп тора. Катнашучы оешмаларның елдан- ел артып баруы сөендерә. Быел катнашучы оешмалар тагын да күбрәк булыр. Барыгызга да уңышлар”, - диде район башлыгы.


I урынны район эчке эшләр бүлеге, II урынны 106 нчы янгын сүндерү-коткару бүлеге, III урынны район спорт мәктәбе яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев