Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста су басу куркынычы янаган торак пунктларның дүртесендә язгы ташу бетеп бара

Районның гадәттән тыш хәлләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, язгы ташу азагына якынлаша, сулар кими.

Дәвеш, Чирү, Караборнаш, Шыгай, Азбаба, Зур Күккүз, Чури-Бураш һәм Танай-Турай - су басу куркынычы янаган авыллар исемлегенә кергән иде. 

Апас янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Павел Тихонов сүзләренчә, районда су басу куркынычы булган 164 йорт, 8 торак пункт теркәлгән. Әлеге торак пунктларда барысы 268 кеше яши. Алар арасында 40 бала, 60 яшьтән өлкән 84 әби-бабай бар. Бүгенге көндә су күтәрелү кимегән һәм аларга куркыныч янамый. 

-Су басу куркынычы янаган торак пунктларның дүртесендә язгы ташу бетеп бара. Зур Күккүз, Шонгаты, Танай-Турай, Чүрибураш авылларында узган атнада авыл җирлекләре белән берлектә эшләдек. Шонгатыда зур су ташкыны булды. Төнлә халык белән берлектә эшләп, су басулардан сакланып кала алдык. Чирү авылында шулай ук су басу куркынычы зур иде. Бу авыл даими контрольдә торды. Бүген хәл тотрыклы, - ди Павел Тихонов.

 

Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов шулай ук уяулыкны киметмәгән. 
-Чирү авылына Бола елгасы бик якын. Бу авылга ел саен су керә иде. Быел кар бик күп яуды. Әлеге авылны да су басу куркынычы зур булды. Аллга шөкер, тыныч кына үтеп китеп бара. Су аз гына күтәрелеп алды, ләкин зыянлы булмады, - ди Таһир абый. 

Гөлфирә Әбубәкирова Чирү авылында гомер итә. Язгы ташуның да төрле чагын күргән. 

-Бик куәт ташу төшкән еллар бар иде. Быел тыныч кына үтеп бара.  Бозауларны сәндерәгә күтәреп, бәрәңгеләрне баздан чыгарып, әзерлек белән тордык. Быел Аллага шөкер. Базлар, идән аслары тулган, су юлларны тутырып аккан чаклар бар иде, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев