Апаста “ТАТМЕДИА” нең Рәхмәт хатлары тапшырылды
Район тормышы

Апаста “ТАТМЕДИА” нең Рәхмәт хатлары тапшырылды

Чираттагы атналык киңәшмәдә 2025 елның I яртыеллыгына йомгак ясалды.

(17 нче февраль, “Апастово-информ”).

  “Апастово-информ” филиалының баш мөхәррире-филиал җитәкчесе Гүзәл Хилавиева 2025 елның I яртыеллыгы өчен район газетасына язылу буенча йомгак ясады.
  “Әйе, һәр язылу кампаниясе чорына куркып та, бик зур ышаныч белән аяк басабыз. Шәхсән үзем һәрдаим районның барлык авылларында булып, почтальоннар, җитәкчеләр, халык белән очрашып торам. Сезнең барлык мөрәҗәгатьләрегезне, теләкләрегезне истә тотып “Йолдыз”ны тагын да эчтәлекле, кызыклы итәргә тырышабыз.
  Әйтергә кирәк, быелгы язылу кампаниясе чорында да җитәкчеләребезнең, иганәчеләребезнең ярдәме белән эшләп чыгып, алдынгылар рәтенә бастык.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин районның “Мактаулы гражданины” исеменә ия булучы, мөмкинлекләре чикле райондашларга ярты елга “Йолдыз” газетасы бүләк итте. Беренчеләрдән булып районның мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре, авыл җирлекләре, һәр оешма-учреждение, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм эшче коллективлары бердәм булып район газетасына язылдылар. Без үткәргән конкурсларда барлык район халкы актив катнашты. Шулай ук иганәчеләребез: Әнсар абый Галиев, район ветеринария берләшмәсе, “Каратун ашлыгы”, “АгроАктив”, “Шагабиев И.Ф.”, “Нур” хуҗалыклары мөмкинлеге чикле райондашларга, хезмәткәрләренә, авылдашларына беренче яртыеллыкка “Йолдыз” бүләк иттеләр. Редакция коллективы һәм газета укучы тугры дусларыбыз исеменнән район башлыгына, урынбасарларына, җитәкчеләргә, почта хезмәткәрләренә, иганәчеләргә, гомумән, барлык район халкына олы рәхмәтемне ирештерәм. Киләчәктә дә бергә һәм бердәм булыйк!”,-диде ул.
  Район башлыгы Айрат Җиһаншинга, Ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллинга, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллинага, гадәттән тыш хәлләр идарәсе җитәкчесе Павел Тихоновка “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйковның Рәхмәт хатларын тапшырды.


Нет комментариев