Апаслылар “Татарстан көче – хезмәт һәм батырлык” конкурсында катнаштылар
Җәмгыять һәм без

Апаслылар “Татарстан көче – хезмәт һәм батырлык” конкурсында катнаштылар

Яшел Үзән шәһәрендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы оештырган “Татарстан көче - хезмәт һәм батырлык” республикакүләм иҗтимагый оешмалар һәм гражданнарның инициатив төркемнәре проектлары конкурсының зональ этабы узды.

Әлеге конкурста Апастан район ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина, “Апас” якташлык җәмгыяте вәкиле Ринат Гаптелганиев катнашты. Район делегациясен Иҗтимагый совет рәисе Люция Носова җитәкләде.

Катнашучылар биш номинация буенча үз проектларын якладылар. Жюри әгъзалары һәр эшкә югары бәя биреп, проектларның актуальлеген һәм әһәмиятен билгеләп үттеләр. Катнашучыларга Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы исеменнән сертификатлар бүләк ителде.

Конкурс нәтиҗәләре соңрак игълан ителәчәк. Проектларны гамәлгә кертү гражданлык җәмгыятен үстерүгә, рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга, яшь буында патриотизм тәрбияләүгә һәм буыннар дәвамчанлыгын ныгытуга хезмәт итәчәк.

 


Нет комментариев