Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелде

1нче июль - Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көнендә Ватаныбызны саклап, төрле локаль бәрелешләрдә - Әфганстан, Чечня, Куба, Африка, Сирия җирләрендә һәм бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашкан каһарманнарыбызга олы рәхмәтебезне белдерәбез, илебез азатлыгы өчен җанын фида кылган егетләребезне тирән кайгы белән искә алабыз.

Әлеге көн уңаеннан Батырлар мемориал комплексында митинг узды. Митинг һәлак булган райондашлар истәлегенә чәчәкләр салу һәм венок куюдан башланды. Чарада район хакимиятенең эшләр буенча идарәчесе Ринат Гыйльфанов, район хәрби комиссары Наил Җантемиров, Апас районы хәрби хәрәкәтләр ветераннарының координацион советы җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин, район мөхтәсибе Рәис хәзрәт, хәрби хәрәкәт һәм махсус хәрби операция ветераннары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев