Апаста Хәтер көне узды
Район тормышы

Апаста Хәтер көне узды

Фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән1941 елның 22 июнь көне Ил тарихында кара хәрефләр белән язылган, күпләрнең күңеленә ачы яра салган.

(22 июнь, “Апастово-информ”).

  Хәтер һәм кайгы көнендә районда дәүләт флаглары төшерелде, Апасның Батырлар мемориал комплексында узган Хәтер чарасында тыныч тормыш бүләк иткән райондашларыбыз искә алынды, Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды. Хәтер чарасында район башлыгы Айрат Җиһаншин, хәрби комиссариат белгече Фаил Курамшин, район мөхтәсибе Рәис хәзрәт Нигъмәтҗанов, Сергий атакай, оешма-предприятиеләр, учреждениеләр вәкилләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, иҗтимагый оешмалар активистлары һәм патриотик берләшмәләр, “Беренчеләр хәрәкәте”, “Россия бөркетләре” активистлары катнашты.

  “Без Илебезнең киләчәге, тынычлыгы өчен башларын салган каһарманнарыбыз алдында баш иябез. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта илебез 27 миллионлап кешесен югалткан. Республикадан фронтка 700 меңгә якын кеше киткән. 350 меңгә якын кеше әйләнеп кайтмаган. Һәр ике гаиләнең берсе кайгылы хәбәр алган.  Районыбыздан 11152 кеше сугышка киткән. Туган җир туфрагына басмаучы 1048 кешенең язмышы бүген дә билгесез. Эзләүләр дәвам итә. Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган райондашларыбыз – олы горурлыгыбыз. Аларның батырлыгы һәрберебез өчен үрнәк булып тора. Бүгенге көндә Бөек Ватан сугышы ветераннарының батырлыгын махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр кабатлый. Батырларыбыз Илебезнең мәнфәгатьләрен һәм бәйсезлеген яклап, үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтиләр. Без алар белән чиксез горурланабыз. Сугыш батырларына мәңгелек дан, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.

  Яу кырында башларын салган батырлар бер минутлык тынлык белән искә алынды. Мәскәү вакыты белән 12.15 сәгатьтә бөтен ил буенча бер минутлык тынлык игълан ителде. Аның вакыты очраклы гына сайланмаган — 1941 елда нәкъ менә 12.15 сәгатьтә Советлар Союзы Хөкүмәте фашистлар Германиясенең һөҗүм итүе турында хәбәр иткән.


Нет комментариев