Апаста зур өмә узды
Район тормышы

Апаста зур өмә узды

25нче апрель – районда гомуми экологик өмә көне иде

(25 апрель, “Апастово-информ”)


Әлеге уңайдан, Апас зиратында районкүләм өмә үткәрелде. Әлеге чараның максаты - каберлекләрне чистарту, зират территориясен тәртипкә китерү.
“Зиратларны карап, тәртиптә тоту - һәркемнең изге бурычы. Мондый өмәләр ата-бабаларыбыз истәлегенә хөрмәт күрсәтү, тирә-як мохитне чиста һәм тәртипле тоту өчен әһәмиятле”, - диләр оештыручылар.


Өмә район мөхтәсибәте һәм Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты белән берлектә оештырылды. Биредә өлкәннәр, ветераннар Советы, хезмәт коллетивлары һәм изге эшкә күңеле тарткан һәр кеше катнашты.


Нет комментариев