Апастан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм китә
Район тормышы

Апастан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм китә

Апас районыннан хәрби зонада хезмәт итүче райондашларыбызга 20 нче тапкыр гуманитар ярдәм озатыла.

Җыелган ярдәм егетләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып тупланган. Район халкы, оешма-предприятие коллективлары, авыл җирлекләре, мәктәпләр һәм битараф булмаган шәхси эшмәкәрләр бу эштә актив катнашкан. Барлыгы 879 мең сум акча җыелган.


Бу юлы гуманитар йөк Белгород һәм Херсон өлкәләрендә хезмәт итүче хәрбиләргә юлланачак. Хәзерге вакытта Херсон өлкәсендә Апас районыннан 21 кеше хезмәт итә. Кирәк-яракларның барысы да аларның сораулары нигезендә әзерләнгән.


Гуманитар ярдәм составына шулай ук техника һәм махсус җиһазлар да керә. Квадрокоптерлар, генераторлар, “Булат” системалары һәм башка кирәкле җиһазлар да бар. Моннан тыш, хәрбиләргә ике автомобиль - “Шевроле Нива” һәм “Нива” машиналары тапшырылачак.


-Райондашларыбызга, оешмаларга, авыл җирлекләренә, эшмәкәрләргә, мәктәпләргә - барысына да зур рәхмәт белдерәбез. Аеруча хуҗалык җитәкчесе Таһир Ибраһимовка рәхмәтлебез: ул ремонтлап, кирәк җирләрен яңартып ике машина бүләк итте. Шулай ук юл чыгымнарын һәм башка кирәк-яракларны каплауда ярдәм күрсәткән Лилия Зәйнуллина, Ринат Миначев, Руслан Хәсәнов, Илдар Нәбиуллин, Айрат Сафинга да рәхмәтебез зур. Барлык сәламнәрне, күчтәнәчләрне егетләргә тапшырып кайтачакбыз, - диде Ленар Хантимиров.


Нет комментариев