Апастан Талия Фәйзуллина кул эшләре белән сокландыра
Апаста яшәүче Талия апа Фәйзуллинаны 38 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. 20 ел Апас урта мәктәбендә математика дигән катлаулы фән нигезләренә төшендергән. Бүген дә ул актив тормыш алып бара.
Талия апа кул эшләренә оста, җыр-моңга гашыйк, бакча эшләрен дә яратып башкаручы райондашыбыз ул.
“Кечкенәдән төзүче булырга хыялландым. Әлеге хыял мине гомер дәвамында озата барды. Лаеклы ялга чыгу белән, буш вакытымны әрәм итмәс өчен үземә шөгыль эзләдем. Интернеттан фонтан ясаучы кешеләрне күрдем. Аларга кызыктым. Һәм үзем дә ясап карарга булдым. Сәләтемне арттыра барам, – дип сөйли Талия апа.
Кул эшләре турында сөйләгәндә Талия апаның шатлыгы йөзендә чагыла, ирененә елмаю булып күчә. Кул астындагы җансыз әйберләрне терелтә, аларга җан өрә. Цемент, гипс измәләреннән зәвыклы, төрле формадагы өстәл фонтаннар иҗат итә. Кулына төзелештә кирәк булган кайбер материалларны ала һәм тулы бер сәнгать барлыкка китерә. Балчыктан әйберләр ясый, бәйли, үрә.
Талия апа бер генә буш савытны да, агач ботакларын да, кәгазь кисәкләрен дә әрәм итми. Алар кайсы вазага матур чәчәк булып урнаша, кайберләре гөл савытына әверелә. Арада матур сынга әйләнеп, шкаф киштәсен тулыландырганнары да бар.
Талия апа фонтаннар, аларның ясалышы, төзелеше турында бик күп сөйли алыр иде. Аңлап, җиренә җиткереп, яратып башкарган хезмәтләренең һәрберсе күңеленә бик якын. Шул ук вакытта курчаклар ясый.
Талия апа Фәйзуллина иҗатка, сәхнәгә дә гашыйк. Еш кына ул кулына яраткан гармунын ала, моңлы итеп уйнап җибәрә, матур җырларын да суза.
–5 класста укыганда музыка мәктәбенә йөри башладым. Әнием баян алып бирде. Шул баян, кая гына барсам да үземнән калмады. Яр Чаллыда, Алабуга шәһәрендә яшәгәндә дә, хәзер дә гел янымда ул. Күңел халәтемә карап, уйнап, җырлап утырган чакларым бар, – дип, Талия апа кулына гомерлек дустын, сердәшен – баянын ала һәм йөрәк хисләрен көйләргә сала. Кушылып иң яраткан җырларын башкара. Шушы көйләр, моңнар күңелне дә, җанны да ял иттерә. Алар кабат җиң сызганып эшкә керешү өчен, көч, рух бирә. Иҗатын яңа хыяллар, яңа максатлар белән тулыландыра. Талия апаны сәхнәләрдә, төрле бәйгеләрдә, мәдәни чараларда да күрергә була. Мәдәни бәйгеләрдә яулаган урыннары да бар.
“Балкыш” фестивалендә дә Талия апа һәр ел катнаша һәм урыннар яулый. Быел ул кул эшләре күргәзмәсе белән дә сокландырды.
“Гаилә” милли проекты өлкән буын вәкилләренең актив яшәешен тәэмин итә. Өлкәннәр аралаша, үзләрен иҗади яктан үстерә, яңа көнгә көч ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев