Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

“Авылда рәхәт” лагереның соңгы көне Сабантуй белән тәмамланган

Олы Бакырчы авыл мәдәният йортында балалар өчен зурлап Сабантуй бәйрәме узган. Чара “Авылда рәхәт” җәйге лагереның соңгы көненә туры китереп оештырылган.

(13 июль, “Апастово-информ”).


Бәйрәмдә балалар төрле хәрәкәтле һәм милли уеннарда көч сынашкан, ярышларда актив катнашып, матур бүләкләр алган. Алар кайнар коймак белән самовар чәе эчкән, тәмле пылау белән сыйланган. Күңелле җырлар, уеннар һәм күтәренке кәеф белән үрелеп барган бәйрәмнең вакыты сизелми дә үтеп киткән.


“Авылның киләчәге булган балаларга матур бәйрәм бүләк итүдә ярдәм күрсәткән иганәче Булат Наил улына һәм аның әнисе Миләүшә ханымга, кайнар коймак пешергән Розага, тәмле пылау әзерләгән Әлфәт абыйга, бәйрәмгә җырлары белән ямь өстәгән Айрат белән Рамиләгә, күңелле сюрпризлар әзерләгән Алмаз һәм Алия Рахматуллиннарга, балаларны Сабантуйга озата килгән дәү әниләргә һәм барлык катнашучыларга ихлас рәхмәтемне белдерәм”, - дип хәбәр итә бу хакта авыл мәдәният йорты мөдире Ландыш Моталлапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев