Авыр еллар, бөек кешеләр: сугыш чорымәктәбе
Район тормышы

Авыр еллар, бөек кешеләр: сугыш чорымәктәбе

Сугыш елларында мәктәпләр тормышы - батырлык һәм түземлек үрнәге.

Апас урта мәктәбе тарихы да бу чор укытучыларының һәм укучыларының фидакарь хезмәтен ачык чагылдыра.

Авыр еллар шаһитлары: мәктәп тарихы документларында.

Апас урта мәктәбенең “Мәктәп тарихы” музеенда бик күп язма истәлекләр, фотолар, документлар саклана. Шул документлар арасында игътибарны аеруча җәлеп иткәне, мөгаен, сугыш . Бигрәк тә 1942, 1943, 1944, 1945нче елларда кулланылган сыйныф журналлары зур кызыксыну уята, шул чорның авырлыгын аңларга ярдәм итә. Чөнки алар төрле юка берничә дәфтәрне җеп белән тегеп, бергә җыеп ясалган. Мәсәлән, 1943нче елгы сыйныф журналында ваксызыклы язу дәфтәре дә, математика фәне өчен шакмаклы дәфтәр дә бер-бер артлы куелып, кулдан тегелгән.

Шул журналларга карагач, бу авыр елларда ничек укыганнар, ничек укытканнар икән дигән сорау туа. Шушы музейда ук сугыш елларында, 1942-1947нче елларда директор булып эшләгән, РСФСРның атказанган укытучысы Усманова Мәсрура Усмановнаүзенең истәлекләрен язып калдырган.

20 яшьлек директор: җаваплылык һәм сынау

1942нче елның көзендә мәктәп директоры Гарипов Кәрим абыйны фронтка алалар. Улвакытта Мәсрура апа нибары ике ел укытучыбулып эшләгән, Казан дәүләт педагогика институтының өченче курсында читтән торып белем ала торган була. Аның кулынарайон халык мәгарифе бүлеге приказы тапшырыла. Мәсрура апага нибары 20 яшьбула. “Булдыра аласыңмы?” дигән сорау да куелмый: сугыш чорында олы кешеләр генә түгел, хәтта балалар да һәр сүзне закон дипкабул иткән. Барысы да фронт өчен, җиңү өчен эшләнгән.

 

Япь-яшь кыз өчен бу бик зур һәм авыр сынаубула. Апас урта мәктәбенең 1275 укучысынаВоронеж шәһәреннән эвакуацияләнгән йөз бала килеп кушыла. 1932нче елда салынганбер катлы агач мәктәп бинасында укулар икесменада оештырыла. Кечкенә генә кабинетларда кырык биш-илле укучы укый. Укытучылар коллективында кырык бишукытучы урынына утыз укытучы гына эшли. Ир-ат укытучылар барысы да фронтка китә. Мәктәптә бер хисапчы, бер секретарь, берзавуч һәм директор, бер ат караучы бабай, ике-өч техник хезмәткәр генә була. Хуҗалык эшләренең барысы да директор җилкәсенә төшә.

Бигрәк тә Мәсрура апа директор булыпэшләүнең беренче көннәрен авыр кичерә. Эвакуацияләнгән балаларның әниләре кием-салым, ашарга сорап килгәндә, япь-яшьдиректорга бик кыен була. Мәктәп салкын, укытучылар җитми. Ашарга, кием-салымҗитмәү сәбәпле, балаларның мәктәпкә йөреше кими.

Төннәр буе йокламый яшь кыз. Ул сугышчорында мәктәп директоры нинди бурычларүтәргә тиешлеген уйлый һәм үз алдынаҗитди максатлар куя: мәктәп яшендәге һәр баланы укуга җәлеп итү, балаларга ныклыбелем һәм тәрбия бирү, укыту өчен шартларны яхшырту, фронтовикларбалаларына аерым игътибар күрсәтү.

Әлбәттә, Мәсрура апа тәҗрибәле укытучылар коллективына таяна. Өлкән яшьтәге укытучылар - Ребровский Павел Иванович, Хөсәенова Сара Хөсәеновна, Абрамова Александра Степановна, Минкина Мәрьям Габдулловна  - директорга һәрчак терәк була, төпле киңәшләрен бирә.

Балалар язмышы өчен көрәш

1942нче елның көзендә укырга йөрмәүче балалар саны җитмешкә җитә. Әтиләре сугышта, әниләре көн-төн эштә, окоп казуда. Йорт эшләре балалар җилкәсендә кала: урманнан чыбык-чабык алып кайталар, басудан салам ташыйлар, кечкенә эне-сеңелләрен карыйлар. Өсләренә кияргә кием дә юк. Менә шул балаларны укырга тартуукытучының төп бурычына әйләнә.

Һәр укытучы аерым авылга беркетелә. Икенче смена тәмамлангач, төнлә яки таң белән, яңгырмы, кар-буранмы, укытучы шулавылга чыгып китә. Укырга йөрмәүче баланың тормыш шартларын өйрәнә, сөйләшә, мәктәпкә алып килә. Ашарынабулмаса - ашарга таба, киеме булмаса - кием юнәтә. Класста, бригадаларда фронтовик балаларына ярдәм җыюны оештыралар.

Укытучылар һәр көнне башта үзләре совинформбюро хәбәрләре белән таныша, аннары укучыларны, әти-әниләрне, авылхалкын хәбәрдар итә. Сугыш чорында“Пионер каләме” журналы, “Яшь ленинчы” газетасы басылудан туктый, башка газеталарның да тиражы кими. Газеталарнычиратлап укыйлар, радиодан бирелгән хәбәрләрне мәктәптәге барлык укучы-укытучы бергә җыелып тыңлый.

Бу хәбәрләр кешеләргә өмет һәм рухи көч бирә, фронттагы вакыйгаларны аңларга ярдәм итә. Авыл халкы өчен мәктәп мәгълүмат һәм бердәмлек үзәгенә әверелә, сугыш авырлыкларын уртак күтәрергә этәрә.

Фидакарь укытучы: фронт һәм тыл арасындагы күпер

Дәресләрдән соң укытучылар пионер, комсомол эшләрен оештыра, военрукка ярдәм итә, балалар өчен мәдәни чаралар, социалистик ярышлар үткәрә. Ял көне, җәйге ял дигән төшенчәләр югала. Укытучыларны авыл хуҗалыгындагы колхоз бригадаларына беркетәләр, алар бригадирга эшне оештыруда ярдәм итә.

Укытучы - агитатор да. Ул авыл халкына вәзгыятьне аңлата, дәүләт заемнарын таратуда катнаша. Халык ярлы булуга карамастан, укытучы аларны җайлап кына оештыра, акчаларын җыеп дәүләткә тапшыра. Моннан тыш, укытучылар фронтовикларга җылы кием җыю, танк колонналары төзелешенә акча туплау, фронтовик гаиләләренә ярдәм итү, азат ителгән җирләрдәге халыкка ярдәм күрсәтү эшләрен дә алып бара.

Сугышның соңгы елларында ачлыктан терлекләр үлә башлый. Төннәрен шул терлекләрне саклау да укытучыларга йөкләнә. Фронтка ашлык озаткан олаулар башында да укытучы-агитаторлар була.

Сугыш чорында укытучының шәхси тормышы да авырая: хезмәт хакы гаиләне туендырырга җитми. Алар ачлы-туклы килеш дәрес бирә, өстәмә йөкләнгән күпсанлы эшләрне башкара.

Укытучы Камалова Мәрьям ире сугышта булганда ялгызы дүрт бала тәрбияли. КПСС әгъзасы укытучы Минкина Мәрьям өч бала үстерә, авыру ирен карый. Шундый авырлыкларга карамастан, һәр укытучы көне-төне армый-талмый үз бурычын намус белән үтәгән.

Егерме яшьлек кыз җилкәсенә шундый зур җаваплылык йөкләнә. Гади авыл укытучыларына балаларга белем бирүдән тыш, бик күп өстәмә бурычлар йөкләнгән. Сугыш чорындагы укытучы хезмәте сокланырлык: күпме чыдамлык, күпме тырышлык! Аларның һәрберсенә баш иярлек.

Бүген дә укытучы хезмәте җиңел түгел. Әмма сугыш елларында укытучы фронттагы солдаттан ким булмаган. Авыл хуҗалыгында да, гаиләдә дә, җәмәгать эшләрендә дә укытучы алгы сафларда булган. Чын мәгънәсендә фидакарь кешеләр!

Гөлнара Фәхретдинова,

Апас урта мәктәбенең “Мәктәп тарихы” музее җитәкчесе.


Нет комментариев