Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Бәйрәм ризыгы - 1602 данә мич кабартмасы

Сабан туеның бу күңелле дә, тәмле дә өлеше берничә ел дәвам итә.

(7 июнь, “Апастово-информ”).

2023 елда 150 килограммлы бавырсак пешерелде. 2024 елда 50 килограмм авырлыкта 500 өчпочмак бәйрәм сые булды. 2025 елда кунаклар түбәтәй формасында Иделаръягы зонасында иң зур милли ризык 260 килограмм 780 граммлы чәк-чәктән авыз иттеләр.

Мич кабартмасы Апас халкының иң кадерле һәм күркәм традицияләренең берсе. Әлеге кабартмаларны Лилия Зәйнуллина

җитәкчелегендәге хезмәткәрләр пешергән. Тәмле кабартмалар иң элек Апас районында бер гасыр гомер итүче райондашларыбызга бирелде. Колчык авылыннан 102 яшьлек Бибисара Миңнуллинага, Карамасардан 100 яшьлек Гыйлаҗ һәм Мансура Миңнуллинар тәмле кабартмалардан авыз итеп, яшьлекләрен искә төшергәндер.

Бик күпләрдә ни өчен 1602 кабартма дигән сорауга, алып баручы Земфира Мөхәммәтшина җавап бирде.
 

-Тарихи чыганакларда Апас авылына 1602 яшь дип язылган. Бер кыз алкасын суга төшереп җибәрә. Ул кайгырып утырганда аксакал килә. Ул Габбас исемле егетнең алканы табып бирәчәген әйтә. Тик, ул егеткә кияүгә чыгарга вәгъдә бир, шул сулык буенда урнашып, яшәп китегез ди. Бу суны алкаң табылган хөрмәткә – Табар, ә сез урнашкан урынны Габбас хөрмәтенә – Апас дип атарсыз дип тә әйтә. Бу вакыйга 1602 елда була. Әппәз күлләре һәм Апасыбыз уртасыннан агучы 424 еллык Табар елгасы халык күңелендә тарихи вакыйга булып саклана, - ди ул риваятьне искә алып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев