“Балачак авыр иде, әмма күңел төшмәде”
Район тормышы

“Балачак авыр иде, әмма күңел төшмәде”

Кече Болгаер авылында яшәүче Зөлфирә апа Вафина 90 яшьлек юбилеен каршылады.

(5 май, “Апастово-информ”).


Юбилярны район башлыгы исеменнән Олы Болгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина котлап, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды.
 “Балачагым ачлык-ялангачлык белән үтте. Кырдан кычыткан, алабута, ат колагы җыеп ашадык, башаклар җыйдык. Тик бик авыр булса да, күңелле иде ул заманда. Урамнан кайтып кермәдек, уйнап-көлеп, күлдә су коенып үстек”, - дип искә ала ул балачак вакытын.


Яшьтән үк хезмәткә чумып, гомерен авыл хуҗалыгына багышлый, фермада эшли, соңрак почтада да хезмәт куя.


Тормыш иптәше Әнвәр абый белән озак еллар тату гомер итеп, өч бала үстерәләр. Бүген Зөлфирә апа якыннары янәшәсендә бәхетле картлык кичерә.


Нет комментариев