Белгород өлкәсенең Солохи авылында пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында хатын-кыз зыян күргән.
Бу хакта ТАСС агентлыгы төбәк оперштабына сылтама белән хәбәр итә.
«Белгород округының Солохи авылында автомобильгә FPV-Дрон һөҗүме вакытында хатын-кыз зыян күргән. Күпсанлы тән җәрәхәтләре алган хатын-кызны ашыгыч ярдәм бригадасы Белгород шәһәренең 2нче шәһәр хастаханәсенә озаткан», - диелә хәбәрдә.
Зыян күрүчегә барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә, дип искәрттеләр оперштабта.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/v-belgorodskoi-oblasti-mirnaya-zitelnica-postradala-pri-udare-bpla-5926590
Нет комментариев