Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Бертуган Хәсәновлар 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр

Туган илгә мәхәббәт кешенең кече ватанын яратудан башлана.

Әлеге җылы хисләр балаларда кече яшьтән үк тәрбияләнсә,  аларның якты истәлеге күңелләрдә мәңге саклана. Шул уңайдан,  Апас урта мәктәбенең 4 нче А сыйныфы укучылары Рамзан һәм Солтан Хәсәновлар  "Туган ягымның җирле үзидарә тарихы" дигән X Бөтенроссия конкурсында катнашып,  Мәскәүгә чакыру алдылар.  Проект эшләрен 18- 21 нче апрельдә Мәскәүдә мәртәбәле  жюри алдында якладылар. Ә проект эшләре исә,  Хәсәновлар гаиләсенең  тамырлары барып тоташкан Дәвеш авылы  җирле үзидарәсенә багышлана. Укучылар әниләре Люция Хәсәнова җитәкчелегендә 18 гасырдан алып бүгенге көнгә кадәр булган авыл тарихы   турында чыгыш ясадылар. Бүләкләү тантанасы Рәсәй Федерациясе Дәүләт Думасы Федераль җыены Союзлар йортының Колонналар залында узды. Бертуган Хәсәновлар  2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.  "Без чын күңелдән Хәсәновларны зур җиңүләре белән котлыйбыз. Әти- әниләренә актив гражданлык позициясе, туган як тарихын өйрәнүгә керткән саллы өлешләре өчен олы рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдерәбез", - диелгән Апас мәктәбенең социаль челтәрләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев