Борнаш авылы мәчетенә – 30 ел!
Район тормышы

Борнаш авылы мәчетенә – 30 ел!

1996 елның 22нче ноябре Борнаш авылы һәм тирә-як төбәк халкы өчен истәлекле дата булып тарихка кереп калган.

Нәкъ  шул көнне авылда яңа мәчетнең ачылу тантанасы  була.  30 ел вакыт узган.... Юбилей  чарасында тирә-күрше авыл имамнары, иганәчеләр һәм күпсанлы авылдашлар  килгән. Кунакларга авыл тарихы, мәчет төзелеше турында кызыклы мәгълүматлар тәкъдим ителә. Аеруча тәэсирлесе – 1996 елдагы ачылыш тантанасыннан калган тарихи видеоязма.  Ул замандагы шатлыклы йөзләр, беренче азан тавышлары бүгенге көнгә кадәр сакланып калган. Озак еллар  мәчетсез яшәгән халык өчен бу – әби-бабалар юлына басу, тамырларга әйләнеп кайту була.

фото борнаш
фото: Гульнара Сунгатуллина

        Район башлыгы  Айрат Җиһаншин исеменнән район башлыгы урынбасары   Ленар Хантимиров тәбрикләү сүзләре җиткерде.    

“Мәчетнең төзелү тарихы  районда иң абруйлы шәхесе – Рәшит Нәҗип улы Заһидуллин исеме белән бәйле. Аның тырышлыгы, оештыручанлыгы һәм туган авылына карата  булган чиксез мәхәббәте,  халыкның мәчетле булу  хыялын чынга ашырган. Аллах йорты әле озак еллар райондашларыбызга хезмәт итсен” -  диде ул. 

      Рәшит Нәҗип улы 2005 елдан 2019 елга кадәр район башлыгы вазифасында хезмәт куйды, аның өчен Борнаш һәрвакытта да аеруча кадерле булып кала. Үзенең тырыш хезмәте, кешеләргә игътибары һәм олы йөрәге белән ул   күпләргә үрнәк булды.   Борнаш авылы мәчетенең  – 30 еллык юбилей тантанасына  килүе дә чарага аерым мәгънә өстәде. Бу – олы шәхеснең үз башлангычларына тугрылыгын күрсәтә.

фото борнаш
фото: Гульнара Сунгатуллина

        Чарада районның имам-мөхтәсибе  Рәис хәзрәт Нигъмәтҗанов шулай ук изге теләкләрен юллады. Юбилей  чарасында күпсанлы иганәчеләр  дә катнаша, алар һәрвакыт аллах йортына  ярдәм кулы суза.   Очрашуда  якташыбыз, язучы Хәбир Ибраһимов мәчеткә багышланган үз шигырьләрен укыды, изге теләкләрен юллады.           Борнаш авылы мәчетенә 30 ел! Бүген Борнаш мәчетенең манарасыннан яңгыраган азан –   онытылмас тарихның дәвамы. Ул безне намазга чакыра, ул безне берләштерә, мәчет  динебезне саклап калучы  изге урын булып тора. 

 

Автор: Гөлнара Сөнгатуллина.

 


Нет комментариев