Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Борнаш мәктәбендә «Космонавтика – могҗизалар» квест-уены узды

РФ Президенты Владимир Путин Указы буенча Россиядә 6-12 апрельдә беренче тапкыр космос атналыгы уза. Ул бөтен ил буйлап меңнән артык вакыйганы үз эченә ала. Космос атналыгы чаралары Фән һәм технологияләр унъеллыгында уза.

 

Космос атнасы мәктәпләрдә Бөтенроссия акциясе белән башланды. 6 апрельдә укучыларга ил космонавтикасының тарихы һәм бүгенгесе, шулай ук космонавт булу турында сөйләделәр. 

Борнаш урта мәктәбендә дә әлеге атналык кысаларында чара оештырылды. "Шашка һәм шахмат" түгәрәгендә башлангыч сыйныф укучылары өчен космонавтика көненә багышланган "Космонавтика – могҗизалар" квест-уены узды. 
Квест-уенны «Шашка һәм шахмат» түгәрәге җитәкчесе Миләүшә Зарифуллина әзерләде. Шахматны космос белән ассоциацияләү очраклы түгел: монда да, очкандагы кебек үк, стратегия, чыдамлык һәм төгәл исәпләү кирәк. Интеллектуаль уен сөючеләр нәкъ менә шушы сыйфатларны күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев