Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Борнаш укучылары иминлек дәресендә катнашты

Әлмәндәр аерым посты җитәкчесе Таһир Әхмәтов Борнаш мәктәбендә укучылар өчен ачык дәрес үткәрде.

(29 апрель, “Апастово-информ”). 

Ул балалар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләште. Әңгәмә барышында янгын чыгуда гаепле булмас өчен өйдә дә, мәктәптә дә нәрсә эшләргә ярамый икәнен аңлатты. Ни өчен ачык уттан шулай куркырга, җиңел кабынып китүче предметлар белән уйнамаска һәм кечкенә генә шаяру ничек зур бәла-казага китерергә мөмкин булуын төшендерде. 
Аннары янгын чыгуның төрле сәбәпләре һәм ул булганда ниләр эшләргә кирәклеге турында сөйләштеләр. Балалар шулай ук янгын куркынычсызлыгы билгеләре, мәктәпне ничек ташлап китәргә һәм һәлакәт очрагында кемгә мөрәҗәгать итәргә икәнен белделәр, әлбәттә, ашыгыч хезмәт номерларын да искә төшерделәр. 


Бәхетсезлек очрагында кичекмәстән коткару хезмәтенә «112» номеры буенча яки «101»  янгын сүндерү сагына кәрәзле телефоннан шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев