Борнашның игелекле уллары изге эш башлады
Борнашта авыл башындагы сиртмәле коега яңа сулыш өрелә. Бу көннәрдә аның тирә-юне рәшәткә белән тотып алынган, чистартылган.
“Керү юлына сукмак салдык, калай рәшәткә белән әйләндереп алдык. Чистарттык, тигезләдек, коеның алды да тышланды. Алданрак чыгышын берничә кат чистарткан идек. Киләчәктә сиртмәсен дә яңартырга, чиләген алмаштырырга, тирә-юнендә газон үстерергә исәп. Суын эчәргә яраклы кое булсын иде бу. Чыгышы бик көчле”, - ди бу эшләрнең үзәгендә кайнаучы Дамир абый Хәйруллин.
Кое авылдашлар көче һәм иганәчелегендә яңара. Әтиле-уллы Дамир һәм Илнар Хәйруллиннар, Альберт Яруллин зур өлеш кертә.
“Казанда яшәүче эшмәкәр авылдашыбыз Илдар Ногманов тирә-юнен тоту чыгымнарын үз өстенә алды. Заһит Ногманов матди яктан булышты. Илдүс Гыймадиев, Марсель Гобәйдуллин безгә ярдәм итә. Коеның боҗраларын яңартуда Апаста яшәүче авылдашларыбыз Рафаэль Яруллин һәм Фәнис Галәветдинов өлешләрен кертте. Авыл халкы хәленнән килгән кадәр матди ярдәм күрсәтә”, - ди Дамир абый.
Коеның исеме – Темәшкә. Борнашлылар коеның тарихын да барлый, бу исемнең каян килеп чыгуын да өйрәнә.
“Кое янәшәсендә 7 метр диаметрлы тал агачы үсә. Аны 150 еллар элек Мөхәммәтша бабай утырткан диләр. Мөхәммәтша минем бабам була. Авыл халкы гомер буе коедан су эчкән. Әлеге урам гына түгел, түбән оч, арткы урамнар да биредән су ташыган. Үзебезнең урам башындагы коены яңарту теләгебезгә кушылган авылдашларга рәхмәт”, - ди Дамир Хәйруллин.
Музей ветераны Рәмис абый Ногманов та “Темәшкә” исеменең килеп чыгышы турында сөйләде.
“Пашта хөкүмәте янгын күркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча махсус карар чыгара. Авылларда коелар, күлләр казу, буалар буу шул елларга туры килә. Темәшкә урамындагы әлеге кое да шул максаттан казылган дип уйлыйм. Борнашта 5 кое казылган. Аларның берсе – “Темәшкә”. Шундый изге эшне башкаручыларга зур рәхмәт. Тарихи урыннарны саклап калганда гына авыл яшәрә, авыл яши, - ди Рәмис абый.
Борнашның тырыш, игелекле, олы күңелле уллары кое янына беседка ясап, матур итеп исемнәрен яздырып, биредә изге дога яңгыратырга һәм кое суы белән авылдашларны чәй эчерергә дә ниятли.
Әлегә кадәр авылда “Әдел” кизләвен яңарту эше дә башланып киткән иде. Борнашлылар биредә дә берничә тапкыр күмәк өмәләр оештырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев