“Борнашта рәхәт” диләр балалар
Борнашта авылда яшәүче һәм шәһәрдән җәйге ялга кайткан балалар өчен “Авылда рәхәт” лагере эшләде.
Балалар белән танышу, дуслык турында сөйләшү белән башланып киткән мәдәни чара бик күп күңелле һәм файдалы уеннарны, очрашуларны үз эченә алды. "Кояшкай" рәсем түгәрәгенең җитәкчесе Исламия Җәләлиева балаларга коры пастель белән фон ясау буенча мастер класс күрсәтте. Китапханәдә Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган Тукай укулары булып узды. Пушкин картасы кыссаларында, алмазная вышивка буенча мастер класс та күрсәтелде.
"Мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, мәдәният хезмәткәрләре балалар белән әниләренә, дәү әниләренә бүләккә кыр чәчәкләреннән такыялар үрделәр.
Укучылар тәмле коймак, кабартмалар белән дә сыйландылар. Табигать кочагында ял иттеләр. Алар өчен Сабантуй да оештырылды. Бу көннәр балаларга бик озакка җитәрлек күңелле тэсирләр бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев