Чирмешән авылында Батырлар истәлегенә салынган һәйкәл каршында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган “Онытырга хакыбыз юк...” исемле тантаналы митинг үткәрелде.
(8 май, “Апастово-информ”).
Чарада район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Гөлнара Сибгатуллина бәйрәм белән котлады. Авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин да изге теләкләрен җиткерде. Тантананы Чирмешән мәдәният йорты мөдире Нурия Габдрахманова алып барды.
Бәйрәмдә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары патриотик җырлар һәм шигырьләр башкардылар. Өлкән укытучы Әкълимә Абзалованың чыгышы да эчтәлекле булды.
Митингта сугыш каһарманнарын, сугыштан соң вафат булган авылдашларны һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган якташ егет Ранис Камалеевны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Ахырдан һәйкәлгә чәчәкләр салынды, веноклар куелды.
Нет комментариев