Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Чүрибураш егете Ранис Тимергалиев пауэрлифтингта беренче урынны яулады

Яшел Үзәндә Татарстан Рәисе Кубогына узган ярышларда Чүрибураш авылы егете, махсус хәрби операция ветераны Ранис Тимергалиев җиңү яулады.

Ул пауэрлифтинг буенча ярышларда, Н1 спорт классында терәк - хәрәкәт аппараты зарарланган махсус хәрби операция катнашучылары арасында лаеклы беренче урынга ия булды. Ранис Тимергалиев яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен “Сугышчан батырлык өчен” медале һәм “Батырлык ордены” белән бүләкләнде.

Ранис – Чүрибураш авылының тырыш, хезмәт сөюче Ромиль һәм Залия Тимергалиевларның олы уллары. Өч энекәшенә дә кайгыртучан абый, олы терәк ул.

Ранис Тимергалиев 18 яшьлеген каршылаганнан соң, контракт төзеп Ил сагына баса. Беренче көннәрдә үк ул штурм ротасы бүлекчәсе гранотометчик ярдәмчесе итеп билгеләнә, дрон операторы булып та хезмәт итә. Шул вакытта беренче тапкыр яралана. Берникадәр дәвалану курслары узгач, Ранис кабат яу кырына юнәлә. Ләкин озак та үтми, кабат күңелсезлеккә дучар булып, бу юлы гомерлек яра ала.

- Беренче тапкыр дрон төшеп, яраландым. Икенчесендә минага эләктем. Үз-үземне кулга алырга тырыштым. 5 километрга якын шуышып бардым, әмма эвакуацигә өлгерә алмадым. Мине бары тик икенче көнне генә алып чыктылар, - дип искә ала ул.

Әнисе Залиянең дә бу көн һәм төн мәңгегә күңелендә уелып калган.

- Көндез алгы сызыкка кереп китүе турында язган иде. Көнем хәбәр көтеп узды. Күңелем нидер сизде, төнлә дә күз йоммадым. Дуслары икенче көнне генә әйттеләр. Тик үзе хәбәргә чыккач кына, исән булуына ышандым. Ростовтагы госпитальгә күрергә бардык. Каршыбызга ул коляскада чыкты. Бер аягы тездән астан юк иде. Иң мөһиме – үзе исән дидек. Үзе дә шатланып каршы алды. Кәефе дә күтәренке иде. Улыбыз 20 яшендә кемдер гомере буе да күрмәгән авырлыкларны, кичерде, сынаулар үтте. Без аның белән горурланабыз, - ди әнисе Залия.

Ранисның кәефе һәрвакыт күтәренке. Көннәрен дә файдалы эшләргә багышлый ул. Энекәшләренә ярдәм итә, әнисенә аш-су әзерләргә дә булыша. Үз өстендә даими эшли. Файдалы ризыклар белән генә туклана. Көнаралаш Буа шәһәренә спорт залга йөри. Киләчәккә дә омтылышлары, уй-хыяллары зурдан аның.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев