Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Дәүләки авылы мәктәбенең азык-төлек блогын төзекләндерү эшләре бара

Эшләр 20нче мартта башланып киткән, 20нче майга төгәлләргә ниятлиләр.

2021нче елдан башлап республикабызда мәктәп ашханәләрен ремонтлау программасы уңышлы гамәлгә ашырыла. Әлеге мөһим программа кысаларында 2026нчы елда Дәүләки мәктәбе дә яңарту эшләренә кертелгән.


Программа нигезендә мәктәп ашханәсе бинасын капиталь ремонтлау, инженерлык системаларын тулысынча яңарту, шулай ук заманча җиһазлар белән тәэмин итү каралган. Бу үзгәрешләр укучылар өчен куркынычсыз һәм уңайлы туклану шартлары тудыруга юнәлтелгән.


“Гомуми мәйданы 144 кв.м тәшкил иткән ашханә әзерләү комплексы буларак эшли һәм укучыларны сыйфатлы тукландыру белән тәэмин итә. Бинаның эчке киңлеге дөрес зоналаштырылган: биредә махсуслаштырылган ит-балык цехы, яшелчә цехы, чималны беренчел эшкәртү бүлмәләре, шулай ук ярмалар әзерләү һәм суыткычлар урнаштыру өчен аерым цехлар каралган. Болар барысы да азык әзерләүнең санитар таләпләренә тулысынча туры килә. Яңа уку елында балаларны заманча ремонтланган, яңартылган ашханәдә каршы алырбыз дип өметләнәбез”, - дип сөйләде Дәүләки мәктәбе директоры Ләйсән Гарифуллина һәм мәктәп тормышын яхшыртуда ярдәм күрсәтүче җитәкчеләргә олы рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев