Кадыйр урамы кабат авылдашларны җыйды
Дәвеш авылында елдан-ел матур традициягә әверелгән урам бәйрәмнәре быел да зур оешканлык белән узды. Бу юлы бәйрәм Мөхәммәтҗанов Кадыйр исемен йөртүче Кадыйр урамында үткәрелде. Авыл халкы, читтә яшәүче авылдашлар һәм кунаклар - барысы да туган нигезгә ашкынып кайтты. Бәйрәмне Миләүшә һәм Илгизәр Сираҗевлар алып барды.
Дәвештә урам бәйрәмнәрен чиратлап үткәрү күркәм гадәткә әйләнгән. Беренче елларда бәйрәм Югары Очта башланса, аннан соң Урта урамда, узган ел Түбән Очта узган. Быел исә бәйрәм эстафетасын Кадыйр урамы кабул иткән.
Бәйрәмне оештыруда Кадыйр урамында яшәүчеләр зур активлык күрсәткән. Шулай ук авылдашлар да ярдәм кулы сузган. Иганәче буларак Илсур Низамутдиновның өлеше дә аеруча зур булган.
-Бу авылда туып-үстем. Ел саен урам бәйрәмнәрен үткәрергә тырышабыз. Авыл халкына, ярдәм иткән һәркемгә ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Барысы да бердәм булды, кулдан килгәнчә булышлык күрсәтте. Шулай ук Рамил һәм Флюра Гыймадиевларның ярдәме дә зур булды. Апастан артистлар да чакырдык. Шушы бәйрәм авылдашларны янәдән берләштерде, - диде Илсур Низамутдинов.
Бәйрәмне дога белән шушы авылда туып-үскән, бөтен хезмәт юлын авыл хуҗалыгына багышлаган хөрмәтле райондашыбыз Илсур Хәсәнов башлап җибәрде. Ул авылдашларын бәйрәм белән тәбрикләп, Дәвешнең һәркем өчен кадерле туган як булуын билгеләп үтте.
- Дәвеш - районда гына түгел, республикада да үрнәк авылларның берсе. Төрле конкурсларда җиңеп, республика һәм Россия күләмендә танылу алды. Табигатебезнең матурлыгы, уңайлы юллары, урманнары, Зөя белән Бола елгалары арасында урнашуы - авылыбызның зур байлыгы. Әмма иң зур хәзинәбез - халкыбызның бердәмлеге, - диде ул.
Авылның һәр урамы бәйрәмгә үзенчә әзерләнгән иде. Югары Оч кешеләре мәйданга кыңгыраулар белән бизәлгән мотоблокка гармунчыларны утыртып, җырлап килеп керде. Түбән Оч халкы милли киемнәрдән күңелле җырлар белән бәйрәмгә кушылды. Кадыйр урамы халкы да гармун моңнары белән бәйрәмгә аерым ямь өстәде. Балалар өчен төрле күңел ачу мәйданчыклары эшләде. Алар батутта сикерде, тәм-томнар белән сыйланды, капчык киеп йөгерү, канат тарту, бүләк кисү кебек уеннарда көч сынашты. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Өлкәннәрне исә мул табын каршы алды. Казанда пылау белән хашлама пеште, күмердә купаты кыздырылды. Чәй табыны артында авылдашлар күреште, аралашты, хәл-әхвәл белеште, хатирәләрен яңартты. Бәйрәмнең бизәге булып үзешчән сәнгать осталары чыгышы торды. Зөфәр Гобәйдуллин, Илгизәр Сираҗев, шулай ук Каратун һәм Апас мәдәният йортлары артистлары башкарган җырлар тамашачыларның көчле алкышларына күмелде.
Чара барышында Кадыйр урамында яшәүче һәр гаиләгә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук иң өлкән кеше, яшь гаилә һәм башка номинацияләрдә авылдашлар хөрмәтләнде.
- Бу - минем өчен гади урам бәйрәме генә түгел, ә нәселебезнең зур очрашуы. Минем дәү әтием Мөхәммәтҗанов Кадыйр 1929нчы елда Дәвештә колхоз оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе, беренче рәис булган. Бүген аның исемен йөрткән урамда бәйрәм үткәрелүе - зур горурлык. Яшьләр тарихны белергә, ата-бабаларыбыз хезмәтен онытмаска тиеш, - дип билгеләп үтте Илсур абый Хәсәнов.
Бәйрәмгә кайткан авылдашлар да туган авылга булган мәхәббәтләрен яшермәде.
- Мин шушы авылда туып-үстем. Озак еллар клуб мөдире булып эшләдем. “Ялкын” ансамбле белән Апас районы авылларын гөрләтеп йөрдек, агитбригадалар белән чыгышлар ясадык. Бүген дә һәр йортны, һәр сукмакны сагынып кайтам. Дәвеш - минем йөрәгемдә, - дип уртаклашты Фирая Мигманова.
Авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов та авыл халкының бердәмлегенә соклануын белдерде.
- Дәвеш халкы һәрчак тату һәм бердәм. Туган авылга мәхәббәте, гореф-гадәтләрне саклап яшәве белән үрнәк булып тора. Ил-көннәребез тыныч, бәйрәмнәребез дәвамлы булсын, - диде ул.
Авыл абыстае Фәимә Хәсәнова да бәйрәмнең әһәмиятен ассызыклады.
- Бу авылга килгәнемә инде илле ел. Башта медпунктта, аннары санаторийда өлкән шәфкать туташы булып хезмәт иттем. Хәзер авыл абыстае буларак кешеләргә хезмәт итәм. Мондый күркәм бәйрәмнәр авыл халкын тагын да якынайта. Ил-көннәребез тыныч булып, киләчәктә дә шундый җылы очрашулар насыйп булсын, – диде ул.
Гөлҗиһан Әмирова өчен дә бу көн аеруча кадерле булды.
- Туган авылыма һәрчак сагынып кайтам. Монда туганнарым яши. Авылның һәр кешесе миңа якын. Әти-әниебез шушы авылда гомер итеп, алты бала тәрбияләп үстерде. Авылым чәчәк атсын, мондый бәйрәмнәр ешрак үткәрелсен иде, - диде ул.
Апаста яшәүче Фәридә Салихова да Дәвешнең күңелендә аерым урын тотуын әйтте.
- Хәзер Апаста яшәсәм дә, Дәвеш - минем туган авылым. Җәй җитүгә әнием нигезенә кайтырга ашыгам. Авылдашлар белән күрешү - үзе бер бәхет. Мондый бәйрәмнәр туганнарны, дусларны очраштыра, күңелләрне җылыта, - диде ул.
Кадыйр урамы бәйрәме үзенең гадилеге, ихласлыгы һәм җылылыгы белән күңелләрдә озак сакланыр. Гармун моңнары, дәртле җырлар, мул табын, балаларның шат авазлары, авылдашларның эчкерсез аралашуы - барысы да бу көнгә аерым ямь өстәде.
Гөлнара Сөнгатуллина.
Нет комментариев