Дәвештә урнашкан “Свияга+” ял-сәламәтләндерү үзәге икенче смена балаларны кабул итте
Район тормышы

Дәвештә урнашкан “Свияга+” ял-сәламәтләндерү үзәге икенче смена балаларны кабул итте

Биредә икенче смена ачылышында район башлыгы Айрат Җиһаншин катнашты.


Үзәкнең җитәкчесе Хәйдәр Булатов сүзләренчә, бу сменада 210 бала ял итә.
-Беренче сменада 220 бала ял итеп китте. Быел 8 сменада 2 мең бала ял итәчәк. 20 декабрьгә кадәр үзәк тулы булачак, - диде ул.
Ял итәр өчен барлык шартлар да бар. Апас районы, Казан шәһәре, республика районнары балалары бик теләп 24 көн ял итә.
Балаларга район башлыгы матур яллар теләде.
-Кадерле балалар, барыгызны да җәй белән котлыйм, рәхмәт безнең лагерьны сайлавыгыз өчен. Каникулларны күңелле уздырыгыз, матур, истәлекле көннәр сезгә”, - диде Айрат Җиһаншин.


Нет комментариев