Тормышта үрнәк хатын-кыз булган, балаларын чын кеше итеп тәрбияләп үстергән, хезмәте белән макталган Зәкия әбинең урыны түрдә.
Ул бүген дә картлыкка бирешмичә, һәммәсен кайгыртып, киңәшләре белән ярдәм итеп яши. 90 яшьлек юбилеен да күтәренке кәеф белән якыннары, балалары янәшәсендә каршылады. Бик күп котлаулар кабул итте. Зәкия әбигә район җитәкчелегенең тәбрикләүләре килеп иреште. Район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов хөрмәт белдереп, Изге теләкләрен юллады.
Нет комментариев