«Татарстан Республикасы муниципаль бердәмлекләрендәге иң яхшы җәмәгать / координация советы» VII Республика конкурсының финалы Казанда Россия эшмәкәрләре көнендә – 26 майда була.
Чара республиканың барлык районнарыннан эшмәкәрләрне, Татарстан җитәкчелеге вәкилләрен, профильле министрлыклар һәм идарәләр, үсеш институтлары, экспертлар, эшлекле берләшмәләр, партнерлар һәм инвесторларны берләштерәчәк.
Финал Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Җәмәгать палатасы ярдәмендә узачак. Генераль иганәче булып Альфа-Банк чыгыш ясый.
Оештыручылар финал иң яхшы эшмәкәрләрнең җәмәгать советларын бүләкләү тантанасы гына түгел, ә кече һәм урта бизнес өчен эшлекле мәйданчык булыр дип көтәләр. Анда конкурсчылар гына түгел, ә яңа элемтәләр, киңәшләр һәм үз эшен үстерү белән кызыксынучы предпринимательлар да катнаша алачак.
Нет комментариев