“ФосАгроВолга” оешмасы Ленинград блокадасы шаһиты Галия апа Гыйззәтуллинаны Бөек Җиңү көне белән тәбрик итте
“ФосАгро-Регион” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Түбән Новгород филиалы директоры -“ФосАгроВолга” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең генераль директоры Денис Сметов тарафыннан изге теләкләр юлланды һәм күчтәнәчләр тапшырылды.
(7 май, “Апастово-информ”).
ООО “ФосАгроВолга”ның Апастагы минераль ашламалар базасы директоры Шамил Гаффаров Тутай авылында яшәүче Ленинград блокадасы шаһиты Галия апа Гыйззәтуллина белән очрашып, хәлләрен белеште, балачак хатирәләре, бүгенге тормышы, көнкүреше белән кызыксынды.
“Сез балачактан авырлыклар күреп үсеп, чыныккан, тормышта да югалып калмыйча, нык атлап барган буын. Бүгенге көндә һәркемгә үрнәк булып гомер кичерәсез. Без сезнең акыллы киңәшләрегезгә һәрчак таянабыз. Сәламәт булыгыз, кадерле һәм хөрмәтле булып яшәгез. Бөек Җиңү бәйрәме белән ихлас котлыйбыз. Тормышларыбыз имин, көннәребез якты, күңелләр һәрчак шат булсын”, - дип изге теләкләрен җиткерде ул.
Галия апа бала чагындагы истәлекләрен кабат яңартты, кичерешләре белән уртаклашты.
“Ул мизгелләр гомерем буе күз алдымнан китмәде. Сирена тавышы ишетелүгә апалар, абыйларның мине күтәреп бомбадан саклану урыннарына йөгергәннәре әле дә исемдә. Әнинең өзгәләнеп елаганы йөрәгемә үтеп калган. "Ник елыйсың, әни?" дип гел сорап йөдәтә идем. Аның безнең өчен кайгырып елаганың соңрак аңладым. Илләр-көннәр имин булсын, сезгә андый кыенлыкларны, югалтуларны күрергә язмасын, - диде ул.
Галия апа Гыйззәтуллина бүгенге тормышы турында сөенеп сөйләде, хөрмәт итеп килгән җитәкчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерде, тынычлык һәм сәламәтлек теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев